news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан коронавирус белән авыручылар аз булган Россия төбәкләре исемлегендә кала

Чувашия һәм Чукотка автономияле округында бер көндә авыручылар саны 0,5 процентка гына арткан.

Татарстан коронавирус белән авыручылар аз булган Россия төбәкләре исемлегендә кала
Владимир Васильев

(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Covid-19 инфекциясе белән авыручылар аз булган Россия төбәкләре арасына керә. Бу турыда стопкоронавирус.рф. сайтында хәбәр ителә.

«Бер тәүлектә авыручылар арту саны аз (0,6 процент) булган субъектларга Мәскәү өлкәсе, Дагыстан Республикасы, Татарстан Республикасы керә», диелгән хәбәрдә.

Хәзер коронавирус белән авыручылар саны аз артуы Чечняда (тәүлеккә — 0,2 процент) күзәтелә. Шулай ук Чувашия һәм Чукотка автономияле округында бер көндә авыручылар саны 0,5 процентка гына арткан.

Шул ук вакытта, гомумән, Россия буенча Covid-19 белән авыручылар саны көненә 1,1 процентка арта.

«Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, узган тәүлектә Татарстанда 44 кеше Covid-19 йоктырган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100