Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Галимнәр кеше организмында моңарчы билгеле булмаган яңа орган тапкан
Яңа табылган төкерек бизе пары йоткылык көпшәсе артында, баш үзәгендә диярлек урнашкан.
(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ»). Нидерландның яман шешне өйрәнү институты галимнәре кеше организмында моңа кадәрге тикшеренүләр вакытында ачыкланмаган яңа органга тап булган. Бу тикшеренү турында Radiotherapy and Oncology журналына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.
Белгечләр пациентларны позитрон-эмиссион һәм компьютер томографиясе ярдәмендә тикшергән. Алар кешедә яман шешне ачыклау өчен, организмга радиоактив изотоплар белән тамгаланган глюкоза керткән. Тикшерү нәтиҗәсен карагач, кертелгән препаратка җавап бирә торган тагын бер пар төкерек бизен күреп алганнар.
PSMA PET/CT сканеры ярдәмендә йөз пациентны тикшергәч, аларның барысында да шундый орган тапканнар. Бу ачыш ике мәетне — ир-ат һәм хатын-кыз — гәүдәсен ярып карагач та расланган.
Тикшеренүчеләр сүзләренчә, кеше организмында зур төкерек бизе пары нибары өч данә генә булуы билгеле. Алар — колак янында, теш казналыгы һәм тел астында. Яңа табылган төкерек бизе пары йоткылык көпшәсе артында, баш үзәгендә диярлек урнашкан. Шуңа күрә белгечләр яңа бизләрне көпшәсыман дип атаган. Яңа ачыкланган орган тикшерү өчен уңайсыз урында булуы сәбәпле, элек аны күрмәгәннәр дип фаразлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз