news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә бер тәүлектә коронавирустан 300дән артык пациент үлгән

Гомумән алганда, Россиядә яшәүче 25 меңгә якын кеше Covid-19 инфекциясеннән үлгән.

(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Россиядә коронавирустан 317 кеше үлүе расланган. Бу илдә эпидемия башланганнан алып, иң зур сан. Бу хакта стопкоронавирус.рф сайтында хәбәр ителә.

Аерым алганда, Мәскәүдә - 63 пациент, Санкт-Петербургта – 49, Ростов өлкәсендә 13 пациент үлгән. Гомумән алганда, Россиядә яшәүче 24 952 меңгә якын кеше үлгән.

Соңгы тәүлектә Россиядә Covid-19 инфекциясен йоктыруның 15,7 мең яңа очрагы ачыкланган. Ил буенча барлыгы 1,44 миллионнан артык кеше коронавиурс йоктырган.

«Роспотребнадзор мәгълүматлары буенча, пандемия башланганнан алып, 55,1 миллион лаборатория тикшеренүләре (узган тәүлектә - 495 мең) уздырылган”, - диделәр инфекциягә каршы көрәш буенча оператив штабта.

«Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстанда коронавирустан барлыгы 103 кеше үлгән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100