news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коронавирусның 24 яңа очрагы ачыкланган

Узган тәүлектә җиде кеше дәваланып беткән.

Татарстанда коронавирусның 24 яңа очрагы ачыкланган

(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ», Диана Авакян). Узган тәүлектә Татарстанда коронавирусның 24 яңа очрагы ачыкланган, барысы да авыру кеше белән контактта булу аркасында йоктырылган. Шулай итеп республикада авыру йоктыручыларның гомуми саны 7 021 булды. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«3 кеше - хастаханәдә, 21 кеше өйдә дәвалана», — диелә хәбәрдә.

Пандемия башланганнан бирле республикада 5 905 дәваланып беткән, шул исәптән узган тәүлектә 7 кеше терелгән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100