news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кытайда Россиядән кайткан диңгез ризыкларында Covid-19 эзләре табылган

Төргәкләр белән эшләүчеләрнең барысы да ачыкланды һәм медицина күзәтүе астына урнаштырылды.

(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ»). Кытайның Цзилинь провинциясендә Россиядән кайткан туңдырылган диңгез продуктлары төргәкләрендә коронавирус эзләре табылган. Бу хакта Кытайның төньяк-көнчыгышында Цзилинь провинциясендә авыруларны контрольдә тоту һәм профилактикалау үзәге хәбәр итте, дип хәбәр итә РИА Новости.

Вирус эзләре провинция башкаласы Чанчунь шәһәрендә стандарт тикшерү вакытында ачыкланган.

«Шимбә көнне авыруларны контрольдә тоту һәм профилактикалау буенча җирле үзәк беренчел нәтиҗәне раслады», — диелә басмада.

Төргәкләр белән элемтәгә керүчеләрнең барысы да ачыкланды һәм медицина күзәтүе астына урнаштырылды. Covid-19га үткәрелгән тестлар тискәре нәтиҗә бирде.

Моннан тыш, әлеге партия диңгез продуктларының 10 килограммы шул ук провинциянең Фуюй шәһәрендә дә булган. Продуктларга тиючеләргә җирле Сәламәтлек саклау органнарына мөрәҗәгать итәргә, ә аннары коронавриуска тест узарга киңәш иттеләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100