Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Эксперт кемнәргә коронавируска каршы вакцина ясатырга ярамаганын аңлатты
Аутоиммун, ревмотологик һәм онкология авырулары каршы күрсәтмә булмаячак.
(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ»). Коронавируска каршы вакцина беренчел иммунодефицитлары булган кешеләргә туры килмәскә мөмкин. Бу хакта Сеченев университетының клиник иммунология һәм аллергология кафедрасы мөдире, Россия Фәннәр академиясе академигы Александр Карауловка сылтама белән ТАСС хәбәр итә.
«Чикләүләр беренчел иммунодефицитлары булган кешеләргә кагылырга мөмкин. Шул ук вакытта аутоиммун, ревмотологик һәм онкология авырулары каршы күрсәтмә булмаячак. Беренче чиратта без вакцинаны тикшерүләрнең өченче фазасыннан соң Сәламәтлек саклау министрлыгы күрсәтмәләренә таяначакбыз», — диде ул.
Александр Караулов әйтүенчә, яңа коронавирусны өйрәнү «иксез-чиксез процесс». «Ул диагностиканы һәм дәвалауны камилләштерү белән бәйле. Безнең Сәламәтлек саклау министрлыгының гына да коронавирус инфекциясен кисәтү, диагностика һәм дәвалау буенча вакытлыча сигез методик киңәш чыгаруы очраклы түгел. Ә бөтен дөньяда йөзгә якын вакцина эшләнелә», — диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз