news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда узган тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 29 яңа очрагы ачыкланган

Эпидемия башланган бирле республикада 6 мең 220 кеше әлеге чир белән авырган.

Татарстанда узган тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 29 яңа очрагы ачыкланган

(Казан, 21 август, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 29 яңа очрагы ачыкланган. Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Узган тәүлектә республикада яңа коронавирус инфекциясенең 29 очрагы теркәлде. Шул рәвешле, республикада әлеге инфекцияне йоктыручылар 6 мең 220 кешегә җитте», — дип хәбәр итте спикер.

Аның сүзләренчә, авыру йоктыручылар белән аралашкан 852 кеше табиблар күзәтүендә кала.

Узган тәүлектә коронавируска 4924 тест үткәрелгән.

ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев Татарстанда бер тәүлек эчендә коронавирустан 49 кеше терелүен әйтте. 30 кеше үпкәне ясалма җилләндерү — ИВЛ аппаратына тоташтырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100