news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татьяна Голикова бөтен Россиядә битлек режимы гамәлдә булуын искәртте

Аның сүзләренчә, 66 төбәктә 65 яшьтән өлкәнрәк һәм хроник авырулары булган гражданнар өчен чикләүләр саклана.

(Казан, 21 июль, «Татар-информ»). Россия вице-премьеры Татьяна Голикова Россиянең барлык төбәкләрендә битлек режимы саклануын әйтте.

«Бүгенгә илнең бөтен төбәкләрендә дә битлек режимы саклана», — диде ул хакимият вәкилләре белән видеоконференция режимында узган киңәшмәдә. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

Аның сүзләренчә, 66 төбәктә 65 яшьтән өлкәнрәк һәм хроник авырулары булган гражданнар өчен чикләүләр саклана, 19 төбәктә чикләү гамәлдән чыгарылган, бишесендә чир йоктыру очракларының Россиядәге уртача күрсәткечтән югары булуы теркәлгән.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100