news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирусның 48 яңа очрагы ачыкланган

15 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 33 кеше өйдә дәвалана.

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирусның 48 яңа очрагы ачыкланган
архив/Михаил Захаров

(Казан, 21 июль, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанның тагын 48 кешесе коронавирус инфекциясе белән чирләгән. Авыруны аларның дүртесе республикадан читтә, 44е элемтә юлы белән йоктырган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«15 кеше хастаханәгә урнаштырылды, 33 кеше өйдә дәвалана», — дип хәбәр иттеләр ведомствода.

48 очракның 30ы — Казанда, дүртесе — Тукай районында, өчесе Чаллыда теркәлгән. Югары Ослан, Биектау һәм Лаеш районнарында — икешәр, Актаныш, Әлмәт, Яшел Үзән, Менделеевск һәм Минзәлә районнарында берәр кеше зарарланган.

Шулай итеп, пандемия вакытында Татарстанда коронавирус инфекциясенең 23 413 очрагы ачыкланган. 20 859 кеше сәламәтләнде, шул исәптән алтысы — соңгы тәүлек эчендә.

741 611 татарстанлы вакцинация узган, 496 146 кеше икенче прививка алган.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы республикага илдә җитештерелгән «Спутник V», «ЭпиВакКорона» һәм «КовиВак» — өч вакцинаның чираттагы партиясе килүен хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100