news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Табиб балаларның коронавирус белән авыруы нинди нәтиҗәләргә китерүе турында сөйләде

Авыру, симптомсыз узган очракта да, йөрәккә, буыннарга һәм ашказанына йогынты ясый.

(Казан, 21 июль, «Татар-информ», Сельвина Илкәева). Балалар кичергән Сovid-19 авыруы йөрәккә, буыннарга һәм ашказанына йогынты ясый, хәтта чир симптомсыз узган очракта да. Бу хакта Мәскәү өлкәсе Сәламәтлек саклау министрлыгының балалар буенча фәнни-тикшеренү клиник институты табиблары сөйләде.

Шулай итеп, баланың йөрәк-кан тамырлары системасы ягыннан өзлегүләр – миокардит (симптомнар барлыкка килгән мизгелдән  2-4 атнада күренә), мультисистемалы ялкынсыну синдромы (ковидны кичергәннән соң бер айдан ) барлыкка килергә мөмкин.

«3-6 айдан соң overlap-синдромнар рәвешендә өзлегүләр башлана - бу организмда өстәмә аутоиммун авырулары», – диде Мәскәү өлкәсенең штаттан тыш баш балалар белгече-кардиологы Әлфия Дроздова.

Институтның балалар гастроэнтерология бүлеге мөдире Мария Ерохина коронавирус кичергән балалар ашказаны-эчәк тракты авырулары белән дә очрашырга мөмкин, дип сөйләде.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100