news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коронавирустан тагын ике үлем расланган

Республикада коронавирус корбаннарының гомуми саны 31гә җиткән.

Татарстанда коронавирустан тагын ике үлем расланган
Владимир Васильев архивыннан

(Казан, 21 июль, «Татар-информ»). Татарстанда тагын ике кеше яңа коронавирус инфекциясеннән үлгән. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

1982 елда туган Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче бер ир-ат 1 июльдә урта авырлыктагы вируслы пневмония белән йогышлы авырулар хастаханәсенә озатыла.

«Covid-19 вирусы лаборатор рәвештә тәңгәлләштерелгән», — дип билгеләп үтте агентлыкның әңгәмәдәше.

Дәвалануга карамастан, авыруның хәле начарланган, үлем 11 июльдә кискен респиратор җитешсезлек фонында килеп җиткән.

Икенче авыру — 1989 елда туган пациент — Республика клиник хастаханәсе базасында Covid-19 авыр агымы белән вакытлыча йогышлы авырулар госпиталенә салына. 22 июньнән башлап ул реанимация һәм интенсив терапия бүлегендә булган. 5 июльдә булган хроник авырулар фонында авыруның хәле начарланган, ә 20 июльдә йөрәк-үпкә җитешсезлеге фонында йөрәге тукталган. Реанимация чаралары тиешле нәтиҗәгә китермәгән, үлем теркәлгән.

Республикада коронавирус корбаннарының гомуми саны 31гә җиткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100