Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда коронавирустан тагын ике үлем очрагы расланган
Республикада коронавирус корбаннарының гомуми саны 29га җитте.
(Казан, 21 июль, «Татар-информ»). Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясеннән тагын ике үлем очрагы теркәлгән. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
1949 елда туган Нурлат районында яшәүче бер ир хастаханәгә ике яклы пневмония белән китерелә. Анда Covid-19 расланган була. Пациентның хәле авыр булганлыктан, аны үпкәләрне ясалма вентиляцияләү аппаратына тоташтырганнар. «23 июнь көнне үлем теркәлде», — дип сөйләде Галимова.
«Икенчесе — Чаллы кешесе. Ул 5нче номерлы шәһәр хастаханәсе базасында урнашкан госпитальгә китерелә. Диагноз — Covid-19, авыр дәрәҗәдә ике яклы полисегментар пневмония белән катлауланган. Дәвалану ярдәм итмәде, пациент 8 июльдә вафат булды», — диде Галимова.
Ике пациентның да үлеменең сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә булган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз