news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Онколог эчәклек өчен суның файдасы турында аңлатты

Су куллану нормасы турында сөйләгәндә, ул сусауга карап эчәргә киңәш итте.

(Казан, 21 июль, «Татар-информ»). Врач-онколог Елена Смирнова эчәклек сәламәтлеге өчен суның файдасы турында сөйләде. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

Аның сүзләренчә, су ярдәмендә кан күзәнәкләргә туклыклы матдәләр һәм кислород китерә, шулай ук организмнан токсиннарны чыгарырга ярдәм итә.

Моннан тыш, су эчү режимын үзгәртү эч кату белән көрәшергә ярдәм итә, диде табиб.

«Шул ук вакытта еш кына психик сәламәт авырулар миңа эчәргә теләмәүләрен әйтә. Әгәр үзләрен мәҗбүр итмәсәләр — гомумән су эчмәскә мөмкиннәр», — дип язган ул Инстаграмда.

Смирнова мондый гамәлне тәнкыйтьләде. Организм даими рәвештә дымны югалта, бигрәк тә җәй көне, шуңа күрә аның запасларын тулыландыру бик мөһим, диде ул.

Су куллану нормасы турында сөйләгәндә, ул сусауга карап эчәргә киңәш итте. «Организм сыеклык җитмәүне сизгәндә, ул баш миенә сигнал җибәрә, һәм без сусауны сизәбез. Бу кайчан һәм күпме эчәргә кирәк дигән бердәнбер критерий», — дип йомгаклады белгеч.

news_right_1
news_right_2
news_bot