news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Гриппка әвереләчәк»: галим Covid-19 коронавирусының киләчәген фаразлады

Татарстанда узган тәүлектә яңа коронавирус инфекциясе йоктыруның 30 яңа очрагы (шуларның тугызы – Казанда, дүртесе – Чаллыда) ачыкланган.

(Казан, 21 июль, «Татар-информ»). Коронавирус инфекциясенең берничә үсеш варианты бар, шуларның берсе – сезонлы авыруга әверелү. Пирогов исемендәге Россия илкүләм тикшеренү медицина университетының йогышлы авырулар кафедрасы мөдире Владимир Никифоров шундый фикерен белдерде. Бу хакта Sputnik радиосы хәбәр итә.

«Коронавирусның ике юлы бар: яки ул гадәти сезонлы ОРВИга кадәр деградацияләнә яки сезонлы грипп рәвешен ала, ягъни көзен килеп, җәйгә китә», - диде Никифоров.

Галим сүзләренчә, 2020 ел башындагы кебек авыруның киң таралуын көтәргә кирәкми. «Быелгы кышта һәм язын, шулай ук җәен авыру бик киң таралды, алга таба алай булмаячак, әлбәттә. Ахыр чиктә, ул фон булып кына калачак – чираттагы сезонлы авыру өстәләчәк», - дип искәртте Никифоров.

Татарстанда узган тәүлектә яңа коронавирус инфекциясе йоктыруның 30 яңа очрагы (шуларның тугызы – Казанда, дүртесе – Чаллыда) ачыкланган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100