news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Узган тәүлектә Татарстанда тагын 31 кеше Covid-19 йоктырган

Бүгенге көндә Татарстанда барлыгы 457 681 кеше коронавирустан вакцинация узган. Республикада яшәүче 345 182 кеше вакцинаның икенче дозасын ясаткан.

(Казан, 21 июнь, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 31 яңа очрагы теркәлгән. Бер кеше чирне республикадан читтә, калганнары авыру кеше белән аралашканда йоктырган.

«14 кеше хастаханәгә салынган, 17 кеше өйдә дәвалана», диелә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәрендә.

Авыручыларны күбесе Казанда теркәлгән, анда 14 кеше ковид йоктырган. Чаллыда биш, Лаеш, Лениногорск һәм Тукай районнарында икешәр очрак, ә Әгерҗе, Актаныш, Арча, Баулы, Алабуга һәм Питрәч районнарында берәр очрак теркәлгән.

Шулай итеп, пандемия вакытында төбәктә «коронавирус инфекциясе» диагнозы 22 131 тапкыр куелган. Татарстанда 19 642 кеше коронавирустан терелгән.

Бүгенге көндә Татарстанда барлыгы 457 681 кеше коронавирустан вакцинация узган. Республикада яшәүче 345 182 кеше вакцинаның икенче дозасын ясаткан.

news_right_1
news_right_2
news_bot