Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Песков: Коронавируска антитәнчекләргә тестны бушлай ясау турында сүз бармый
«Сез һәр кешедә антитәнчекләр динамикасы төрле булуын беләсез, ләкин шуңа да карамастан, ревакцинация котылгысыз», — диде президентның матбугат секретаре.
(Казан, 21 июнь, «Татар-информ»). Әлегә Россиядә коронавируска антитәнчекләрне бушлай тикшерү турында сүз юк. Бу турыда Россия Президенты матбугат секретаре Дмитрий Песков сүзләренә сылтама белән РАИ Новости хәбәр итте.
«Анализларга килгәндә, бу арзан түгел, бушлай тест ясау турында сөйләшүләр алып барылмый, һәрхәлдә, бу хакта миңа билгеле түгел», — диде Песков.
Аның сүзләренчә, гражданнарны ревакцинацияләү котылгысыз.
«Сез һәр кешедә антитәнчекләр динамикасы төрле булуын беләсез, ләкин шуңа да карамастан, ревакцинация котылгысыз. Вакцинация генә түгел, ә үзен, туганнарын, якыннарын, әйләнә-тирәсендәге барлык кешеләрнең иминлеген тәэмин итәргә тиешле кешеләргә дә ревакцинация кирәк», — диде президентның матбугат секретаре.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз