news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда яшәүче 137,4 мең кеше коронавируска каршы вакцина ясаткан

Казанның өч сәүдә үзәге янындагы мобиль пунктларда — 11 мең, ә җиде метро станциясендә 5 мең кеше прививка ясаткан.

(Казан, 21 июнь, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Казанда 137,4 мең кеше коронавруска каршы вакцинация үткән.

«Бүгенге көндә Казанда 137,4 мең кеше коронавируска каршы вакцинация үтте. Аларның 54 меңе — 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләр», — дип сөйләде Башкарма комитетта узган эшлекле дүшәмбе утырышында Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков.

Казанның өч сәүдә үзәге янындагы мобиль пунктларда — 11 мең, ә җиде метро станциясендә 5 мең кеше прививка ясаткан.

«Вакцина ясатучылар саны җитәрлек булмау вирусның тиз таралуына китерә. Вируска каршы торырлык гражданнар саны арткан саен, ул акрынрак таралачак», — ди Жаворонков.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100