news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эссе вакытта офис хезмәткәрләре өчен эш көнен кыскартырга тәкъдим ителде

Һава температурасына бәйле рәвештә эш көнен ике-дүрт сәгатькә кыскартырга киңәш ителә.

(Казан, 21 июнь, «Татар-информ»). Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) эш бүлмәсендә температура 28,5 градустан югары булган очракта эш көнен кыскартырга тәкъдим итә.

«Һава температурасы 29 градуска кадәр күтәрелсә, эш көнен ике сәгатькә, ә 30,5 градус булганда дүрт сәгатькә кыскартырга тәкъдим ителә», — диелә «РИА Новости» агентлыгы хәбәрендә.

Роспотребнадзор хезмәте билгеләп үткәнчә, һава температурасы 32,5 градус булганда ачык һавада берөзлексез 20 минуттан да озак эшләргә ярамый. Аннан соң салкын бинада ун минут ял итеп алырга кирәк.

Шул ук вакытта эссе көнне ачык һавада кояш нурланышыннан саклый торган махсус киемнәрдән эшләүче хезмәткәрләр кояш астында дүрт-биш сәгатьтән дә артык тормаска тиеш. Махсус киемнән эшләмәгән хезмәткәрләр ачык һавада 1-1,5 сәгать эшли ала.

Роспотребнадзор хезмәте һава температурасы 32, 5 градустан югары булганда эшләүнең сәламәтлек өчен куркыныч булуын искәртте. Шуның өчен, эшне иртәнге һәм кичке сәгатьләргә күчереп, эш көне тәртибен үзгәртергә тәкъдим ителә. Эссе көннәрдә 25-40 яшьлек хезмәткәрләрне генә җәлеп итәргә киңәш ителә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100