news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда тәүлек дәвамында Covid-19 инфекциясе белән мөрәҗәгать итүчеләр саны арткан

Пандемия башланганнан Чаллыда коронавирус инфекциясе йоктыруның 2 749 очрагы теркәлгән.

(Казан, 21 июнь, «Татар-информ», Эльвира Мөхәмәтдинова). Эшлекле дүшәмбе барышында Чаллының баш санитар табибы Илгизәр Бариев тәүлек дәвамында коронавирус инфекциясен йоктыручылардан мөрәҗәгатьләр саны артуын әйтте.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) вәкиле билгеләп үткәнчә, вазгыять тынычрак вакытта тәүлек дәвамында алты һәм аннан күбрәк очрак теркәлгән, хәзер авыру тәүлегенә уннан артык кешедә ачыклана.

Коронавирус пандемиясе башланганнан Чаллыда инфекция йоктыруның барлыгы 2 749 очрагы теркәлгән. Ул республиканың уртача күрсәткеченнән 11,6 процентка кимрәк, әмма хәл киеренке булып кала. 86 кеше медицина күзәтүе астында.

«Кимү тенденциясе юк. Россиянең төрле төбәкләрендә яңа очраклар саны артуны исәпкә алып, без госпитальләрдә резерв урыннар санын арттыру вариантларын карыйбыз», — ди Чаллының сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Александр Николаев.

news_right_1
news_right_2
news_bot