news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

30 июньдә ковид белән авыручыларның тәүлеклек күрсәткече 21 меңгә җитүе ихтимал

30 июнь көнне 21 мең яңа очрак теркәлергә мөмкин.

(Казан, 21 июнь, «Татар-информ»). Россиядә Covid-19 белән авыручылар санының иң зур күрсәткече 30 июнь көнне булырга мөмкин. Бу көнне ковид белән авыручыларның 21 мең яңа очрагы теркәлүе ихтимал.

Санкт-Петербург Дәүләт университетының математика белгечләренә сылтама белән «Известия» басмасы шул хакта хәбәр итә.

«Коронавирус таралу динамикасы турында 12 июньнән соң тупланган мәгълүмат буенча, авыру йоктыручылар санының иң зур күрсәткече 30 июньгә туры килергә мөмкин. Күрсәткеч 21 мең кешегә җитә ала. Авыручылар саны 420 мең була», — дип сөйли энергетика системаларының математик модельләштерү кафедрасы мөдире Виктор Захаров.

Белгеч сүзләренчә, аннан соң авырулар саны көненә 15-16 мең яңа очракка кадәр кими башлый. Шул ук вакытта июль уртасында актив очраклар саны 522 мең кешегә җитәргә мөмкин.

Петербург математиклары төзегән модель итератив алымга нигезләнә. Дүрт-биш атнага төзелгән фаразлар яңарып тора. 20 июнь көнне Россиядә 17 611 (Татарстанда 29) яңа очрак теркәлгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100