Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда пандемия чорында үзизоляция режимын бозуның 200 очрагы ачыкланган
Үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозган өчен штраф 15-50 мең сум тәшкил итә.
(Казан, 21 июнь, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Татарстанда коронавирус пандемиясе чорында үзизоляция режимын бозуның 200 очрагын ачыклаганнар. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.
«Бүгенгә безнең тарафтан үзизоляция режимын бозуның 18 факты ачыкланды. Гражданнарга 18 беркетмә төзелгән. Бөтен чорда, шул исәптән Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре тарафыннан да, 200 тәртип бозучы ачыкланды», — диде Любовь Авдонина.
Үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозган өчен штраф 15-50 мең сум тәшкил итә.
Республикага чит илләрдән килгән кешеләр, авырулар белән элемтәгә кергән гражданнар һәм коронавирус расланганнар тәртип бозучылар булып тора. Хәзер аларның барысын да медицина хезмәткәрләре күзәтә, алар янына медицина хезмәткәрләре килә яки телефоннан шалтыратып тора.
«Кайбер гражданнар үзләре шалтырата һәм бүгенгә авыру симптомнары булмавын әйтә», — диде спикер.
Роспотребнадзор хезмәткәрләре Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре белән бергә көн саен бу гражданнарның яшәгән урынына килә. Алар рейдлар үткәрә, халыкның үз-үзеңне изоляцияләү режимын үтәвен тикшерә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз