Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Александр Мясников холестеринны киметә торган продуктларны атады
Иң нәтиҗәле продуктларның берсе - чикләвек.
(Казан, 21 июнь, «Татар-информ»). Табиб һәм телевидение алып баручысы Александр Мясников кандагы холестерин дәрәҗәсен киметергә сәләтле продуктларны атады. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.
Аның сүзләренчә, чикләвекләр бу максатларда аеруча нәтиҗә бирә.
«70 грамм чикләвек холестеринны ун миллиграмм аторвастатин киметә. Ул бу күрсәткечне киметү өчен популяр даруларның берсе», — диде табиб «Россия 1» телеканалы эфирында.
Кыргый дөгедә югары холестеринга каршы көрәш өчен препаратлар составына керә торган химик матдә бар, дип билгеләде ул. Табиб шулай ук балыктагы майлы кислоталарның яхшы холестеринны арттыруларын, ә начарын төшерүен искә төшерде. Яшел чәй полифенол хисабына бу күрсәткечкә тәэсир итә, дип өстәде Александр Мясников.
«Кызыл виноград, бигрәк тә тышлыгында ресвератрол — кан тамырларына уңай йогынты ясый торган биологик актив матдә», — диде ул.
Холестеринның дәрәҗәсен контрольдә тоту өчен көнгә бер тырнак сарымсак ашау да җитә, диде табиб.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз