news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда тагын 30 кеше коронавирус йоктырган

Covid-19 инфекциясе йоктырган кешеләр белән элемтәдә булган 2,7 мең кеше табиблар күзәтүендә кала.

Татарстанда тагын 30 кеше коронавирус йоктырган

(Казан, 21 май, «Татар-информ», Эвилена Киселева). Татарстанда узган тәүлектә тагын 30 кеше коронавирус йоктырган.

«Узган тәүлектә республикада коронавирус йоктырукның 30 яңа очрагы теркәлгән. Республикада бу диагноз барлыгы 21 170 кешегә куелган», — диде «Татар-информ»да матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.

Аның сүзләренчә, узган тәүлектә белгечләр яңа коронавируска 7,8 мең тест ясаган. Covid-19 инфекциясе йоктырган кешеләр белән элемтәдә булган 2,7 мең кеше табиблар күзәтүендә кала.

Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков узган тәүлектә коронавирустан 16 кеше терелүен әйтте. Бу чирдән барлыгы 18 меңнән артык татарстанлы терелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot