news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда өлкәннәрнең 17 проценты коронавирустан прививка ясаткан

Республика хакимияте планнарында көзгә кадәр халыкның 60 процентын вакциналаштыру каралган.

 (Казан, 21 май, «Татар-информ»). Хәзерге вакытта Татарстан халкының 17 процентына Covid-19 коронавирусыннан вакцина ясаганнар. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

«Бүгенге көндә Татарстанда өлкәннәрнең 17 процентына яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация ясалган», — диде спикер.

Республика хакимиятенең планнарында көзгә кадәр халыкның 60 процентын прививкалау каралган, чөнки бу вакытка грипп буенча прививка ясау кампаниясе башланачак.

Шул ук вакытта Любовь Авдонина Татарстанда вакцина белән тәэмин итүдә өзеклекләр юк, дип искәртте.

Республиканың сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков Татарстанда 315 255 кеше вакциналаштырылганлыгын, узган тәүлектә тагын 6,2 мең кеше прививка ясатканлыгын әйтте.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot