news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Covid-19ның Британия штаммы белән авыручылар саны 24кә җитте

Коронавирусның Британия төре белән авыручыларның күпчелеге Казанда, алар - 22 кеше, Балык Бистәсе һәм Югары Ослан районнарында берәр очрак теркәлгән.

(Казан, 21 май, «Татар-информ»). Татарстанда тагын алты кешедә яңа коронавирусның Британия штаммы табылган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

«Бүгенге көндә Татарстан Республикасында Британия штаммнарының 24 очрагы теркәлде», — диде спикер.

Коронавирусның Британия төре белән авыручыларның күпчелеге Казанда ачыкланган, алар — 22 кеше. Балык Бистәсе һәм Югары Ослан районнарында тагын берәр зарарлану очрагы теркәлгән.

Элегрәк «Татар-информ» Covid-19ның мутацияләнгән штаммы белән авыручы 18 кеше турында хәбәр иткән иде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100