news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Психотерапевт ялкаулык белән депрессиянең аермасы турында аңлатты

«Ялкаулык — ул үземә ошаган нәрсәне генә эшләргә телим, ә сезгә кирәк әйберне эшләргә теләмим дигән сүз», - ди Марина Белоусова.

(Казан, 21 май, «Татар-информ», Эвилена Киселева). Татарстанда яшәүчеләргә ялкаулык белән чын депрессиянең аермасы турында сөйләделәр.

«Ялкаулык — ул үземә ошаган нәрсәне генә эшләргә телим, ә сезгә кирәк әйберне эшләргә теләмим дигән сүз», — дип аңлатты туры эфирда Казан дәүләт медицина академиясенең психотерапия һәм наркология кафедрасы доценты, медицина фәннәре кандидаты Марина Белоусова.

Депрессиянең өч билгесе бар. Ул — начар кәеф, когнитив сәләтнең кимүе — эшкә сәләтлелек кими, берни турында да уйлыйсы килми, хәтер начарая һәм хәрәкәт активлыгына мотивация булмау — йөрисе килми, мәсәлән, эт белән һавада йөрү туйдыра һәм ятасы гына килә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100