Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Анна Попова коронавирусның кешегә йогу ысулларын искә төшерде
Белгеч кешеләр белән якыннан аралашканда, сөйләшкәндә, бергәләп җырлаганда, хисләнгәндә яки тыныч сулыш алганда да вируслы тамчы күчү ихтималы турында аңлатты
(Казан, 21 май, «Татар-информ»). Кешегә коронавирус йогуның төп юлы — һава-тамчы юлы аша күчү, дип белдерде Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте башлыгы Анна Попова.
«Кешенең вирус белән зарарлануы, аны йоктыру өлешендә берни дә үзгәрмәде. Вирус кешегә һавадан вак тамчы белән күчә, организмга һава-тамчы юлы белән эләгеп зарарлый», — диде Попова «Россия 24» каналында Наилә Аскер-задега интервьюда. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Ул кеше белән якын — бер метрдан азрак ераклыктан аралашканда, сөйләшкәндә, бергәләп җырлаганда, хисләнгәндә яки тыныч сулыш алганда да вируслы тамчы барлыкка килүен аңлатты. Шул тамчы кешене зарарлый да инде, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз