news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда узган тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 71 яңа очрагы теркәлгән

24 кеше хастаханәгә озатылган, калганнары өендә дәвалана.

Татарстанда узган тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 71 яңа очрагы теркәлгән
Рамил Гали

(Казан, 21 май, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Татарстанда узган тәүлектә яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 71 яңа очрагы теркәлгән. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова онлайн-брифингта шулай дип белдерде.

«70 кеше инфекцияне Татарстан территориясендә эләктергән, берсе генә чит илдә йоктырып кайткан», - дип искәртте спикер.

Аларның 24е хастаханәгә озатылган, калган 47 кеше өендә дәвалана. Әлеге пациентларда авыру симптомнарсыз һәм җиңел формада уза.

Коронавирус инфекциясе йоктыручыларның күбесе (45 кеше) Казанда ачыкланган.

Эпидемия башланганнан алып Татарстанда яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясенең барлыгы 2546 очрагы теркәлгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot