news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мантуров ковидтан «Спутник Лайт» вакцинасын теркәү вакытын әйтте

Бу вакцинаны бер генә тапкыр кадатырга кирәк булачак.

(Казан, 21 апрель, «Татар-информ»).  Россиядә коронавируска каршы «Спутник Лайт» вакцинасы ел ахырында теркәлергә мөмкин. Аны айга 30 миллион дозадан артык җитештерү планлаштырыла.

«Без май ае вазгыятенә карап эш итәчәкбез», — диде ул. Бу турыда Россия сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуровка сылтама белән РИА Новости  хәбәр итте.

«Ел ахырына айга 30 миллионнан артык доза җитештерә алабыз», — диде министр һәм бу максатка алданрак та ирешергә мөмкинлеген белдерде.

«Спутник Лайт» вакцинасы Гамалея исемендәге Эпидемиология һәм микробиология илкүләм тикшеренү үзәгендә эшләнгән. Шулай ук Россиянең коронавирустан беренче «Спутник V» вакцинасы да шунда эшләнгән. Аннан аермалы буларак, «Спутник Лайт» вакцинасын бер генә тапкыр кадатырга кирәк булачак.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100