news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коронавирус инфекциясенең 50 яңа очрагы расланган

Торак пунктлар арасында коронавирус инфекциясен йоктыручылар арасында Чаллы шәһәре (16 очрак) беренче урында, Казан (11 очрак) икенче урында.

Татарстанда коронавирус инфекциясенең 50 яңа очрагы расланган
Рамил Гали

(Казан, 21 апрель, «Татар-информ»). Татарстанда Казан һәм Чаллы шәһәрләре, шулай ук 10 муниципаль районда Covid-19 коронавирус инфекциясенең 50 яңа очрагы расланган. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова шул хакта хәбәр итте.

«10 кеше хастаханәгә озатылган, тагын 40 кеше өендә дәвалана», — диде Галимова.

Аларның унтугызы 30дан 50 яшькә кадәрге аралыкта, уналтысы 50дән 60 яшькә кадәр.

«Инфекция йоктыручыларның 95 проценты чирне авырулар белән якыннан аралашу нәтиҗәсендә эләктергән. Бу турыдан-туры элемтәләрне киметүнең әһәмияте хакында сөйли», — дип искәртте ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе.

Торак пунктлар арасында коронавирус инфекциясен йоктыручылар арасында Чаллы шәһәре (16 очрак) беренче урында, икенче урында — Казан (11 очрак). Моннан тыш, Теләче районында — җиде, Чүпрәле районында — дүрт, Сарман районында — өч, Әлмәт һәм Лаеш районнарында — икешәр, Мамадыш, Тукай, Алексеевск, Кукмара һәм Балтач районнарында берәр яңа очрак ачыкланган.

Шул рәвешле, пандемия башланганнан алып Татарстанда Covid-19 коронавирус инфекциясенең барлыгы 280 очрагы теркәлгән. 36 кеше терелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100