news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Табиблар Covid-19га каршы көрәш вакытында «Рональд Макдональд йорты»нда яши

Хәзерге вакытта гаилә кунакханәсендә 26 медицина хезмәткәре урнаштырылган инде.

(Казан, 21 апрель, «Татар-информ», Александра Давыдова). «Рональд Макдональд йорты»нда Балалар Республика клиник хастаханәсе табибларына бушлай урыннар бүлеп бирделәр. Мондый карар яңа коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәштә табибларның эш графигы тыгыз булу сәбәпле кабул ителде.

«Яңадан профильләштерү персоналга үз пациентларына якынрак булырга һәм өйгә юл вакытын янга калдырырга, шулай ук аларның гаиләләрен саклап калырга мөмкинлек бирәчәк», - дип китерә Балалар Республика клиник хастаханәсе баш табибы Айрат Илгизәров сүзләрен фондның матбугат хезмәте.

Хәзерге вакытта гаилә кунакханәсендә онкогематология бүлегеннән 26 медицина хезмәткәре урнаштырылган инде. Алар өчен барлык шартлар да тудырылган: йокы урыннары, аш-су, ашханә һәм кер юу урыннары. Шулай ук йортта яшәүче балаларның күп өлеше инде дәвалануны тәмамлавы да әйтелә. Калганнары исә аны изоляция шартларында дәвам итә.

«Йорт балалары булган гаиләләр өчен яңадан сәламәтлек саклау системасының тиешле органнарыннан рөхсәт алынганнан соң гына ачылачак», — диделәр фондның матбугат хезмәтендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot