news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Осиновода эшмәкәр җирле амбулатория өчен дезинфекция чаралары сатып алган

«Майский» теплица комбинаты элеккеге хезмәткәрләренә предприятие продукциясе салынган 600 җыелма тапшырган иде.

Осиновода эшмәкәр җирле амбулатория өчен дезинфекция чаралары сатып алган
http://yashel-uzan.ru/

(Яшел Үзән, 21 апрель, «Татар-информ», «Яшел Үзән»). Яшел Үзәннең Осиново бистәсендә яшәүче эшмәкәр Андрей Варламов җирле амбулатория өчен дезинфекция чаралары сатып алган. Алар хастаханәдәге бүлмәләрне җыештыру өчен кулланылачак. Бу турыда район басмасы хәбәр итәчәк.

«Күрсәткән ярдәмнәре өчен Андрей Варламовка рәхмәт сүзләре әйтәсе килә. Бу катлаулы вакытта без битараф булмаган күпме кешене күрәбез һәм уртак көчләр белән генә барлык кыенлыкларны җиңәргә мөмкин булуын аңлыйбыз», — диде Осиново җирлеге башлыгы Альберт Сәлимов.

Узган атнада «Майский» теплица комбинаты элеккеге хезмәткәрләренә предприятие продукциясе салынган 600 җыелма тапшырган иде. Йортлар буенча аларны, вакытлыча волонтер булган, Осиновоның Карпов исемендәге лицей һәм балалар бакчалары хезмәткәрләре таратып чыкты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100