news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Йөрәк авырулы пациентларның ковидтан өзлегү куркынычы турында сөйләделәр

Коронавирус белән авырганда, йөрәк-кан тамырылары авырулары булган пациентларда өзлегүләр һәм үлем очраклары 60 процентка арта.

(Казан, 21 март, «Татар-информ»). Йөрәк-кан тамыры авырулары булган пациентларда коронавирус йоктырган очракта өзлегүләр булу куркынычы 60 процентка күбрәк.

Бу хакта Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашкога сылтама белән РИА Новости яза.

«Өзлегүләр, шулай ук үлем очраклары 60 процентка арта. Шуңа күрә йөрәк-кан тамырлары авырулары булган пациентлар терапия өчен өстенлекле булып тора», — диде министр «Бердәм Россия» һәм Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы уздырган видеоконференция элемтәсе вакытында. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100