news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның баш фармакологы: Россиядә чит ил препаратларына лаеклы алмаш бар

Профессор Максим Максимов әйткәнчә, дженерик дарулар да, оригиналь препаратлар кебек үк нәтиҗәгә ия.

(Казан, 21 март, «Татар-информ»). Россиядә чит ил препаратларының лаеклы аналоглары бар.

«Әгәр киң кулланылыштагы препаратлар турында әйтсәк, аларга алмаш бар. Әгәр хәзер кайда да булса, препаратлар дефициты күзәтелә икән, бу аларга нигезсез рәвештә ихтыяҗ арту белән бәйле. Бу дарулар булмауга яки санкцияләр тәэсиренә бәйле түгел, ә аларны алып килеп өлгерә алмыйлар», — диде Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының клиник фармакологы, профессор Максим Максимов.

Максим Максимов әйткәнчә, дженерик дарулар да, оригиналь препаратлар кебек үк нәтиҗәгә ия.

«Препаратлар закон тарафыннан расланган тәңгәллек процедурасы уза һәм бары тик шул очракта гына даруханәләргә эләгә», — диде фармаколог.

Әгәр тормыш өчен мөһим даруларга алмаш кирәк икән, Россиядә җитештерелгән аналогларны да сайларга була. Даруханәдә провизор ярдәм итә ала, әгәр бераз катлаулырак очрак икән, табиб белән киңәшләшергә кирәк. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100