news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Иммунолог Россиядә «стелс-омикрон» таралуын фаразлый

Россия сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы Михаил Мурашко сүзләренчә, «стелс-омикрон» өстенлек итүче штамм булырга мөмкин.

(Казан, 21 март, «Татар-информ»). Якын арада Россиядә коронавирусның «стелс-омикрон» штаммы таралырга мөмкин.

«Яз ахырына — җәй башына куркынычсызрак вакыт җитәчәк. Һәм бу факторлар фонында эпидемиологиягә каршы чаралар гамәлдән чыгарылу сәбәпле, вакцинация дәрәҗәсе төшә һәм коллектив иммунитет кими. Минемчә, 20 апрельгә кадәр BA.2 линиясе артуы ихтимал. Ул „омикрон“ кебек үк булмас, әмма шактый сиздерәчәк». Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

Россия сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы Михаил Мурашко сүзләренчә, «стелс-омикрон» өстенлек итүче штамм булырга мөмкин. Башта төрле илләрдә «омикрон»ның BA.1 линиясе булган, ләкин аннары BA.2 барлыкка килгән, ул популяциягә тагын да тизрәк тарала алу мөмкинлеге аркасында «стелс» дип атала. Мәскәүдә ул BA.1 очракларыннан өстенлек итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot