news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коронавирусның 5 яңа очрагы ачыкланган

«Аларның дүртесе – Татарстан гражданнары, бишенчесе — Россиянең башка төбәгеннән. Хәзерге вакытта барысы да Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсендә дәвалана», - диде ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

Татарстанда коронавирусның 5 яңа очрагы ачыкланган
архив/Абдул Фархан

(Казан, 21 март, «Татар-информ»). Татарстан табиблары республикага чит илләрдән кайткан һәм башка кешеләр белән контактка кермәгән гражданнарда коронавирусның 5 яңа очрагын ачыклаган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Аларның дүртесе – Татарстан гражданнары, бишенчесе — Россиянең башка төбәгеннән. Хәзерге вакытта барысы да Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсендә дәвалана», - диде ул.

Франциядән кайткан ике кешене Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенә аэропорттан алып килгәннәр.

Тагын 3 кеше Швейцария һәм Испаниядән кайтканнан соң карантинда утырган, аларны хастаханәгә өйләреннән китергәннәр.

«Коронавирус йоктыручыларның барысы да табиблар күзәтүендә. Пациентлар үзләрен яхшы хис итә, хәлләре канәгатьләнерлек, температуралары юк, авыру җиңелчә формада уза», - дип искәртте Галимова.

Роспотребнадзор мәгълүматлары буенча, бүгенге көндә Россиядә коронавирус инфекциясенең 253 очрагы теркәлгән, аларның күбесе – Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта.

Татарстанда 15 апрельгә кадәр яңа төрдәге коронавирус таралу куркынычы аркасында махсус санитар-эпидемиологик режим кертелде. Чит илдән кайткан барлык гражданнарны кайнар элемтәгә мөрәҗәгать итәргә һәм ирекле карантин узарга чакыралар. Кайнар элемтә телефоны: 8 (800-22) 2-59-00.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100