news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан мэриясендә кешеләргә кулдан ясалган медицина битлекләре кулланырга киңәш итәләр

Башкарма комитет җитәкчесе билгеләп үткәнчә, шәһәр даруханәләрендә битлекләрне өй шартларында ничек дөрес итеп ясарга кирәклеген күрсәткән махсус белешмәлекләр эләргә кирәк.

Казан мэриясендә кешеләргә кулдан ясалган медицина битлекләре кулланырга киңәш итәләр
kzn.ru

(Казан, 21 март, «Татар-информ»). Медицина битлекләре белән тәэмин итүгә бәйле кыенлыклар туу аркасында, Казан мэриясендә аны халыкка үзләренә ясарга киңәш иттеләр. Башкарма комитет җитәкчесе Денис Калинкин шәһәрнең даруханә челтәре вәкилләре белән очрашуда шундый тәкъдим белән чыкты. Бу хакта мэриянең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Киңәшмәдә катнашучылар әйтүенчә, шәһәр даруханәләренең күпчелегендә дару препаратларына бәйле проблема юк, складларда антисептикларның запасы шактый, әмма битлекләргә кытлык бар.

«Сатуда бинт, марлялар бар. Шәһәрдә яшәүчеләргә битлекләрне ничек дөрес итеп ясарга кирәклеге хакында хәбәр итәргә, даруханәләрдә махсус белешмәлекләр эләргә кирәк», - дип тәкъдим итте Денис Калинкин.

Аерым алганда, бер даруханә челтәре вәкиле халык белән инде мондый эш алып барылуы хакында сөйләде. Денис Калинкин әлеге идеяне хуплады.

«Әйдәгез, битлекләрне өй шартларында ни рәвешле тиз һәм сыйфатлы итеп ясарга өйрәткән роликлар төшерик, белешмәлекләр әзерлик. Марлядан ясалган битлек әле яхшырак та – аны берничә тапкыр файдаланырга, юарга һәм үтүкләргә мөмкин», - дип искәртте Башкарма комитет җитәкчесе.

news_right_1
news_right_2
news_bot