news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда коронавирус йоктыруның 3159 яңа очрагы теркәлде

Пандемия вакытында Татарстанда Covid-19ның барлыгы 97 744 очрагы теркәлгән, шуларның 62 179ы инде сәламәтләнгән.

(Казан, 21 февраль, «Татар-информ»). Тәүлек эчендә Татарстанда 3159 коронавирус йоктыру очрагы ачыкланган. Шуларның 359ы — 18 яше тулмаган пациентлар, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы.

«293 кеше хастаханәгә урнаштырылды», — дип аныкладылар ведомствода.

Антирейтингта алдынгылыкны Казан алды. Биредә бер көн эчендә вирусны 1132 кеше йоктырган, Чаллы — 404, Түбән Кама районында 230 авыру очрагы теркәлгән. Әлмәт (128), Яшел Үзән (145) районнарында йөздән артык пациент теркәлгән.

Пандемия вакытында Татарстанда Covid-19ның барлыгы 97 744 очрагы теркәлгән, шуларның 62 179ы инде сәламәтләнгән.

Беренче вакцинацияне 2 454 124 татарстанлы үткән, прививканың тулы курсын 1 915 680 кеше алган. Шуларның 236 336сы инде кабат прививка ясаткан.

news_right_1
news_right_2
news_bot