news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда тагын 57 кеше Covid-19 инфекциясен йоктырган

Республикада коронавирус инфекциясеннән 71 меңнән артык кеше прививка ясаткан.

Татарстанда тагын 57 кеше Covid-19 инфекциясен йоктырган

(Казан, 21 февраль, «Татар-информ»). Соңгы тәүлек эчендә Татарстанда 57 кешедә коронавирус инфекциясе ачыкланган. Бер кеше чирне республикадан читтә йоктырган,калган очракларның элемтә юлы белән йогуы билгеле.

«23 кеше хастаханәгә урнаштырылды, 34 кеше өйдә дәвалана», — дип сөйләделәр ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Инфекцияле кешеләрнең күбесе 60 яшьтән алып 70 яшькә кадәргеләр арасында — 17 яңа очрак. Икенче урында — 30дан 50 яшькә кадәрле яшь төркеме — 14 кеше, өченче төркемдәге тугыз кеше 50дән 60 яшькә кадәргеләр арасында булуы билгеле.

Соңгы тәүлектә зарарлану очраклары республиканың 18 муниципаль берәмлегендә ачыкланган. Яңа пациентлар саны буенча караганда Казанда алар — 22, Чаллыда — сигез, шулай ук Нурлат районында биш кеше.

Пандемия башланганнан бирле Татарстанда «коронавирус йогышы» диагнозы 17,6 мең тапкыр куелган. Бу вакыт эчендә республиканың 14 216 кешесе сәламәтләнде, шул исәптән 53 е — узган тәүлектә.

Соңгы мәгълүматларга караганда, Covid-19дан 71 247 татарстанлы прививка ясаткан (бер тәүлеккә +2 829), шуларның 13 580е вакцинаның икенче компонентын алган. 

news_right_1
news_right_2
news_bot