news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Табиб: Битлекләр кию тешләргә зыян китерергә мөмкин

Авыз куышлыгында проблемалар булмасын өчен саклану чараларын киюдә тукталышлар ясарга кирәк.

(Казан, 21 февраль, «Татар-информ»). Битлекләр кию тешләргә һәм теш казнасына зыян китерергә мөмкин.  

Белгеч әйтүенчә, битлекләрне озак вакытлар кию дым агымын чикли, бу авызда коры булуга һәм, димәк, кариес һәм теш казнасы авыруларына китерергә мөмкин. Бу хакта РИА Новости стоматолог Геннадий Шаргородскийга сылтама белән хәбәр итә.

«Битлекне кияргә кирәк, әмма патологик микроорганизмнарга авыз куышлыгыннан чыгу мөмкинлеге будырырга кирәк. Моның өчен тәнәфес ясау зарур»,-дип саный ул.

Шулай ук битлекләр авыздан яман ис барлыкка килүгә китерергә мөмкин. Проблеманы кисәтү өчен тешләрне ешрак чистартырга һәм авызны чайкарга кирәк. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100