news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Галим: Ковидның җиңел формасы белән авыручылар 11 көн буе башкаларга чир тарата

Вирус инфекциясе эләккәннән соң беренче атнада ул аеруча актив тарала.

(Казан, 21 февраль, «Татар-информ»). Коронавирус белән зарарланганнан соң авыру беренче атнада аеруча актив тарала. Авыруны җиңел формада үткәргән кешеләр чирне 11 көннән тирә-юньдәгеләргә йоктырудан туктый. 

«Кагыйдә буларак, 11 көннән соң, әгәр кешенең авыруы җиңел формада булган булса, аның генетик материалының үсеше расланмый. Мөгаен, бу кеше инде куркыныч түгел», - дип аңлатты «Вектор» үзәге хезмәткәре Олег Пьянков «Россия 1»телеканалы эфирында сөйләгәндә.

«Вектор»  — коронавирус инфекциясеннән илдәге икенче препарат— «ЭпиВакКорона»ны эшләгән үзәк. Элегрәк март аенда Россиядә 500 мең доза препарат әйләнешкә чыгарылачагы билгеле булган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100