news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Песков: Путин беркайчан да ковид белән авырмады

2021 елның язында Путин ике компонентлы «Спутник V» прививкасын кадаткан.

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ»). Россия җитәкчесенең матбугат секретаре Дмитрий Песков Владимир Путинның ковид белән авырганы булмавын әйтте.

Пандемия башланганнан бирле Россия Президенты Владимир Путин бер тапкыр да Covid-19 йоктырмаган. Бу хакта Россия җитәкчесенең матбугат секретаре Дмитрий Песков белдерде, дип хәбәр итә ТАСС.

Шул ук вакытта Песков Президент «үзен яхшы хис итә, эш кәефендә, эшли», — ди.

2021 елның язында Путин ике компонентлы «Спутник V» прививкасы кадаткан. Ноябрь аенда Президент «Спутник Лайт» белән кабаттан вакцина ясатты, соңыннан коронавирустан борынга тамыза торган препаратны үзендә сынап карады.

Узган елның сентябрендә Путин янындагылар арасында Covid-19 йоктыручылар күбәйгәч, Президент үз-үзен изоляцияләргә мәҗбүр булды. Песков әйтүенчә, үз-үзен изоляцияләү Президентның эш активлыгына берничек тә йогынты ясамаган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100