news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Медикларга түләр өчен Мәҗбүри медицина иминиятләштерүе фонды 17 миллиард сум бирә

Премьер-министры Михаил Мишустин әйтүенчә, коронавирус пандемиясенең һөҗүменә карамастан, мөһим кадрлар мәсьәләләрен дә хәл итәргә кирәк, шул исәптән сәламәтлек саклау өлкәсендә дә.

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ»). Сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләүчеләргә хезмәт хаклары түләр өчен Мәҗбүри медицина иминиятләштерүе фонды бюджетыннан 17 миллиард сум акча бүлеп биреләчәк. Бу хакта Россия Федерациясенең Премьер-министры Михаил Мишустин белдерде, дип хәбәр итә Россия Хөкүмәтенең Telegram-каналы.

Премьер-министр әйтүенчә, коронавирус пандемиясенең һөҗүменә карамастан, мөһим кадрлар мәсьәләләрен дә хәл итәргә кирәк, шул исәптән сәламәтлек саклау өлкәсендә дә.

«Быел безнең медицина учреждениеләренә эшкә яңа хезмәткәрләр аз килмәс — таләп ителгән белгечләр: 11 меңгә якын табиб һәм 13 меңнән артык урта медицина хезмәткәрләре», — диде Мишустин.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100