Питрәч районында яшәүче 70 кеше прививка ясаткан

Прививка ясатырга теләүчеләрдән участок табибларына мөрәҗәгать итүләрен сорыйлар.

(Питрәч, 21 гыйнвар, «Татар-информ», «Питрәч-информ»). Көн саен Питрәч район үзәк хастаханәсендә яңа коронавирус инфекциясеннән унлап кешегә вакцина ясыйлар. Районда яшәүче 70 кеше прививка ясаткан инде. Прививканы ике этапта ясыйлар. Башта бер компонентны, 21 көннән соң — икенчесен.

Прививканы 18 яшьтән башлап барлык теләүчеләр район үзәк хастаханәсендә ясата ала. Бу турыда район мәгълүмат үзәге хәбәр итә.

«Беренче чиратта, медицина хезмәткәрләре, мәгариф, социаль өлкә хезмәткәрләре, пенсионерлар һәм хроник авырулар булган кешеләр вакциналаштырыла. Процедура алдыннан табиб-терапевт тикшерүе үтәргә һәм аның рөхсәтен алырга кирәк. Прививкалар турында мәгълүмат Россия субъектларының бердәм регистрына кертелә», — дип сөйләде Питрәч район үзәк хастаханәсенең табиб-эпидемиологы Алина Архипова.

Прививка ясатырга теләүчеләрдән участок табибларына мөрәҗәгать итүләрен сорыйлар. Вакцинация бары Питрәч район үзәк хастаханәсендә генә үткәрелә. Өстәмә мәгълүматны 89003279463 телефоны буенча алырга була. Эш көннәрендә 9:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр шалтыратырга мөмкин.