news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лилия Галимова: Татарстанда коронавирустан вакцина кытлыгы юк

Республикада ковидка каршы кайтарылган вакцина дозаларының 60 проценты файдаланылды, яңа партия февраль аенда кайтарылачак.

Лилия Галимова: Татарстанда коронавирустан вакцина кытлыгы юк

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ», Егор Никитин). Татарстанда коронавирус инфекциясеннән вакцина дефициты юк, препарат план нигезендә тулы күләмдә килә.

«Бүгенге көндә хастаханәләрдә кытлык юк, препаратлар системалы рәвештә килә», — дип искәртте журналистлар белән брифингта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

Ул искә төшергәнчә, республика шулай ук эпидемиягә каршы икенче вакцина — ЭпиВакКоронаны сынаучы төбәкләр арасына керде. 500 доза күләмендәге прививка Татарстанга кайткан инде.

«Булган вакциналар саны җитәрлек. Һәм бу сан акрынлап арта барачак. Кергән дозаларның 60 проценты инде файдаланылган, яңа партия февраль башында көтелә», - дип хәбәр итте Лилия Галимова.

Йомгаклап, ул хәзерге вакытта төбәк хакимиятләре эшенең төп юнәлеше - кешеләргә аңлату, коронавируска каршы вакцинация ясауның барлык мөмкинлекләре турында хәбәр итү, диде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100