news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән хастаханәсенә 140 комплект вакцина кайтарылган

Прививка ясату өчен район үзәк хастаханәсенә мөрәҗәгать итәргә яки 8(84396) 2-52-54 телефоны буенча шалтыратып язылырга мөмкин.

Чирмешән хастаханәсенә 140 комплект вакцина кайтарылган
Кадыйр Гомәров

(Чирмешән, 21 гыйнвар, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Кадрия Гамирова). Чирмешән районы үзәк хастаханәсенә короновируска каршы 140 комплект вакцина кайтты. Бүгенге көнгә 35 кеше вакцинацияләнгән. Шуларның ундүрте икенче этапны узган, аларга вакцинаның икенче комплекты да кертелгән.

Прививка ясатучыларның унҗидесе медицина хезмәткәрләре, мәгариф тармагында эшләүче — биш һәм шул кадәр үк социаль хезмәткәр дә әлеге вакцинаны кадаткан. Вакцина ясатучылар арасында коммуналь хезмәткәрләр, волонтерлар да бар. 60 яшьтән узган бер кеше дә коронавирустан саклануның шушы ысулын сайлаган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Прививка ясату өчен район үзәк хастаханәсенә мөрәҗәгать итәргә яки 8(84396) 2-52-54 телефоны буенча шалтыратып язылырга мөмкин. Бу эшне дәүләт порталы аша да башкарырга була.

Вакцина ясату алдыннан пациентны терапевт тикшерә, ул рөхсәт итсә, прививка ясату кабинетына юллый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100