news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роспотребнадзор Россиядә грипп һәм ОРВИ белән авыручылар саны түбән булуын искәртә

Илдә барлыгы халыкның 50 проценттан артыгы прививка ясаткан.

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ»). Россиядә гыйнварның өченче атнасында грипп һәм ОРВИ белән авыручылар санының түбән булуы теркәлгән. Бу хакта Роспотребнадзор хәбәр итә.

«Россия Федерациясе территориясендә, атналык эпидемия алды белән чагыштырганда, грипп һәм ОРВИ белән авыручыларның түбән дәрәҗәсе, нигездә, респиратор вирусларның һәм гриппоз этиологиясенең (парагрипп, аденовирус, РС- вирусларының) циркуляциясе белән бәйле», - диелә хәбәрдә.

Федераль хезмәт мәгълүматларына караганда, Россиядә халыкның яртысыннан артыгы — 73,9 миллионнан артык кеше прививка ясаткан.

«Татар-информ» элек Казанда мәктәп укучылары һәм олылар хисабына грипп һәм ОРВИ эпидемия бусагасыннан 33 процентка артып китүен хәбәр иткән иде. Алабуга районында ул эпидемия бусагасыннан 24 процентка арткан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100