news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда тагын 265 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган, 435 кеше авырып терелгән

Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 35 531 очрагы теркәлгән.

(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 265 яңа очрагы ачыкланган.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, дүрт кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән.

«73 кеше хастаханәгә озатылган, 192 кеше өендә дәвалана», — диелә ведомство хәбәрендә.

Казанда — 139, Чаллыда — 23, Яшел Үзән районында — 12, Алабуга районында — 11, Нурлат районында — сигез, Түбән Кама һәм Буа районнарында — алтышар, Алексеевск, Арча һәм Әлмәт районнарында бишәр очрак ачыкланган. Тулаем алганда, Татарстанның 31 муниципаль берәмлегендә яңа очраклар теркәлгән.

Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 35 531 очрагы расланган. 28 393 кеше (шуларның 435е — узган тәүлектә) терелгән.

Республикада барлыгы1 915 357 кеше коронавируска каршы прививка ясаткан. 1 390 568 кеше икенче дозаны да алган.

Дүшәмбедән Татарстанда коронавирус инфекциясенә бәйле кайбер өстәмә чикләүләр кертелә. Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә шулай дип белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100