news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда узган тәүлектә 67 кеше коронавирус йоктырган

Коронавирус инфекциясе тарала башлаганнан бирле республикада 9 мең 556 кеше авырган.

Татарстанда узган тәүлектә 67 кеше коронавирус йоктырган

(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда узган тәүлектә коронавриус йоктыруның 67 яңа очрагы теркәлгән. Бу хакта «Татар-информ» да узган матбугат конференциясендә Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина әйтте.

«Узган тәүлектә республикада коронавирусның 67 очрагы ачыкланды. Шулай итеп, республикада барлыгы 9 мең 556 очрак теркәлде», — диде спикер.

Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков әйтүенчә, узган тәүлектә республикада коронавирустан 55 кеше дәваланып беткән. 

news_right_1
news_right_2
news_bot