news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Роспотребнадзор җәмәгать урыннарында йөрмәскә киңәш итте

Анна Попова фикеренчә, Россиядә коронавирус таралуга бәйле вазгыять шактый киеренке.

Роспотребнадзор җәмәгать урыннарында йөрмәскә киңәш итте

(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ»). Россия гражданнарына үзләрен сакларга һәм артык кирәк булмаганда җәмәгать урыннарында йөрүдән тыелып торырга куштылар. Әлеге киңәш илдә дәвам итә торган коронавирус эпидемиясе белән бәйле. Бу хакта Роспотребнадзор җитәкчесе Анна Попова «Россия 1»телеканалы эфирында белдерде.

«Бүген үзеңне һәм якыннарыңны сакларга кирәк. Моның өчен бөтенләй кирәк булмаса, җәмәгать урыннарына чыгарга кирәкми», — дип ассызыклады РФ баш санитар табибы.

Попова сүзләренчә, Россиядә инфекция таралуга бәйле вазгыять шактый киеренке. Аның начараюы аңлашыла, әмма төбәкләрдә авырулар санының күпләп артуы юк, диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot